news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Гали һәм Яңа Мансур мәктәпләре иң яхшы мәгариф оешмасы исемен алды

Рейтинг җиңүчеләрен бүләкләү Төньяк-Көнчыгыш мәгариф идарәсендә узды.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә 2021 елда мәктәпләрнең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Белем бирү оешмалары рейтингы лидерлары арасына Гали һәм Яңа Мансур авылы урта гомуми белем бирү мәктәпләре керде.

Алар «2021 елда Самара өлкәсенең иң яхшы мәгариф учреждениесе» исеменә лаек булды, диелгән «Самара татарлары» сайтындагы хәбәрдә.

Рейтинг җиңүчеләрен бүләкләү 18 ноябрьдә Төньяк-Көнчыгыш мәгариф идарәсендә узды. Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министры В. А. Акопьян имзалаган «2021 елда Самара өлкәсенең иң яхшы белем бирү учреждениесе» дипломнары лидер булган мәктәпләргә (алар барлыгы ун)  тапшырылды, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot