news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында ОРВИ аркасында тугыз мәктәпне карантинга ябулары ихтимал

Авыру сәбәпле укырга килмәгән укучылар саны 23 проценттан 53 процентка кадәр тәшкил итә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның Чистай районында балалар арасында ОРВИ белән авыручылар санының җитди артуы күзәтелә. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) территориаль бүлеге җитәкчесе Флюр Хәйруллинга сылтама белән «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Авырулар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк. Сигез мәктәптә 42 сыйныф карантинга ябылган, әмма хәл начарлана бара», — диде санитар ведомство башлыгы.

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановка тугыз мәктәпне карантинга ябу мәсьәләсен карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. ОРВИ сәбәпле укырга килмәгән  укучылар саны 23 проценттан 53 процентка кадәр тәшкил итә.

Бүген район җитәкчесе Роспотребнадзор, мәгариф идарәсе башлыгы һәм башка кызыксынган хезмәт вәкилләре катнашында оператив штаб киңәшмәсе үткәргән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100