news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның укытучысы: Тырыш, талантлы, яхшы хәтерле студент иде ул

Фәрит Шәфигуллин 70 ел эчендә укытуда аерма бик зур булганын искәртте.

Рөстәм Миңнехановның укытучысы: Тырыш, талантлы, яхшы хәтерле студент иде ул
Владимир Васильев

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында мөгаллиме Фәрит Шәфигуллинны очратты. Ул хәзер дә укыта, студентларга трактор һәм автомобиль төзелешен өйрәтә.

«Тырыш, талантлы, яхшы хәтерле студент иде ул», — диде Фәрит Шәфигуллин Рөстәм Миңнеханов турында.

Педагог 70 ел эчендә укытуда аерма бик зур булганын искәртте. «1950 елда язылган китапта электроҗиһазлар, электроника дигән бер сүз дә юк. Хәзер пар автомобильләре, тракторлары белән эшләгән белгечләргә бүгенгене күрсәтсәң, йөрәк өянәге булырга мөмкин. 70 ел эчендә техника өлкәсендә нинди алгарыш!» — дип уртаклашты Фәрит Шәфигуллин.

Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлеге буенча укуын 1978 елда тәмамлаган һәм «инженер-механик» квалификациясен алган. Бүген ул институтны 70 еллыгы белән котларга килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100