news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясенең 30 еллыгы уңаеннан Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге, югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни үзәк вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясенең 30 еллыгы уңаеннан Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге, югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни үзәк вәкилләре белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, ТР Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәк директоры Алексей Калачев, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ректоры һәм югары һөнәри белем бирү ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров катнашты.

Республика җитәкчесе ТР Фәннәр Академиясенең 30 еллыгы, шулай ук республикада академик фәннәрнең 100 еллыгы Россиядә фән һәм технологияләр елы, Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узуын символик мәгънәгә ия дип атады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада фән-мәгариф өлкәсенә ярдәм итү буенча законнар һәм оештыру чаралары комплексы кабул ителгән, фәнни-инновацион эшчәнлек өчен үсеш алган инфраструктура булдырылган. Болар - технопарк һәм инжиниринг үзәк челтәрләре, шулай ук «Иннополис» уникаль проекты.

ТР Президенты Татарстан Фәннәр академиясенә эре җитештерүчеләр һәм шәхси бизнес вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләп, республикабыз үсешендә үзебезнең һәм чит ил фәнни үзәкләрен җәлеп итеп, фәнни тикшеренүләр интеграциясен киңәйтергә кирәк дигән теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100