news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия бәйгесендә катнашучы Казан укытучысы: Дулкынландым, ләкин дәрес яхшы узды

Инглиз теле укытучысы Мария Голованова 1 нче октябрь көнне «Мәдәни мираска якынайту» темасына сыйныф сәгате үткәрәчәк.

Бөтенроссия бәйгесендә катнашучы Казан укытучысы: Дулкынландым, ләкин дәрес яхшы узды
Мария Голованованың шәхси архивыннан

(Ростов-на-Дону, 30 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ростов-на-Дону шәһәрендә «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең беренче тур сынауларыннан соң, 83 укытучы арасыннан Казан укытучысы Мария Голованова «унбишлек» кә керде. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хис-кичерешләрен җиткерде.

Беренче турда укытучылар жюри алдында дәресләр үткәрде. «Бу безнең гадәти эш инде, бер карасаң. Дулкынландырды, ләкин балалар актив булгач, дәрес үткәрү шактый җайлы булды», — дип уртаклашты Мария Голованова. 

Мария Голованова Казанның 122 нче гимназиясендә инглиз теле укытучысы булып эшли. Жюри вәкилләре каршында ул 7 нче класска дәрес биргән. Дәрес «Время читать» дигән темага узган.

«Һәр катнашучы үз көченә таянган кебек мин дә үземә ышандым. Бик курыктым, әлбәттә, бик күп көч, вакыт сарыф ителде, бер атна, бер ай гына түгел, әзерләнү өчен байтак вакыт кирәк булды», — диде Казан укытучысы.

Ростов-на-Донуның 11 нче лицеенда узган тантаналы чарада алдагы сынауларга узган 15 укытучы игълан ителгәч, аларның бәйгедә чыгыш ясавы буенча жирәбә үткәрелде. 

Мария Голованова 1 октябрьдә 7 нче булып чыгыш ясаячак һәм аңа сыйныф сәгате үткәрү өчен «Мәдәни мираска якынайту» дигән тема эләкте. «Бик яхшы тема туры килде миңа. Казанны Ростов, ЮНЕСКО белән бәйләп сөйләргә мөмкин булачак», — диде укытучы.

«Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия бәйгесе быел 32 нче мәртәбә уза. Сынаулар Ростов-на-Дону шәһәрендә үтә. Ростов өлкәсе мондый мөмкинлекне былтыр Волгоградта узган конкурста Ростов-на-Дону лицееның математика укытучысы Михаил Гуров җиңгәннән соң алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100