news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү тантанасы үткәрелә башлаячак

Мәктәпләрдә шундый традицияне кертү инициативасы белән «Артек»та тәрбияче булып эшләүче Вячеслав Антипов чыкты.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү тантанасы үткәрелә башлаячак. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов брифингта шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, бу – кайбер төбәкләрдә инде кулланыла торган яхшы тәҗрибә, әмма «биредә формализм булмаска тиеш».

Мәктәпләрдә шундый традицияне кертү инициативасы белән «Артек»та тәрбияче булып эшләүче Вячеслав Антипов чыкты. Ул аны Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы әлеге инициативаны хуплады һәм биредә гомумдәүләт стандарты кертү таләп ителүен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot