news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрь бәйрәменә кертелгән чикләүләр турында сөйләделәр

Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда белем көнендә мәктәп линейкалары һәр сыйныф өчен аерым ачык һавада узачак.

Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.

«Роспотребнадзорның таләпләре узган елгыга охшаш. Бу - 1 сентябрьдә ачык һавада сыйныфлар яисә параллельләр буенча бәйрәм чаралары уздыру. Ата-аналар шәхси саклану чараларын кулланырга тиеш», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.

Миләүшә Җамалиева яңа уку елында респиратор авырулар билгеләре булган затларны ачыклау һәм мәктәпкә кертмәү өчен «иртәнге фильтр» эшләвен дәвам итәчәген өстәде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавируска каршы вакцинация ясатмаган ата-аналар өчен мәктәпкә линейкага килүгә чикләүләр юк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100