news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ Кыргызстанда яңа филиал төзергә планлаштыра

Урнашу вариантлары буларак Бишкәк һәм Каракол шәһәрләре тәкъдим ителде.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Кыргызстанда Казан федераль университетының филиалы төзелергә мөмкин. Бу хакта бүген югары уку йортының Күзәтчелек советы утырышында фикер алыштылар, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Моңа кадәр бу тема КФУ ректоры Илшат Гафуровның Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбәк Марипов белән очрашуы вакытында кузгатылган иде.

Сәясәтче Кыргызстан Мәгариф һәм фән министрлыгына бу инициативаны, аерым алганда, кампус төзү өчен урын билгеләргә кушты. Урнашу вариантлары буларак Бишкәк һәм Каракол шәһәрләре тәкъдим ителде. Шулай ук проектның эчтәлекле өлеше әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кыргызстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә ул КФУ филиалын Кыргызстанда булдыру идеясен хупларга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, проект Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга шактый ярдәм итәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» Казан университеты яңа үсеш программасы кысаларында Татарстан икътисадын үзгәртеп коруда ярдәм итәргә ниятләвен хәбәр иткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100