Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 30 укучысы химия һәм җәмгыять белеме буенча БДИны 100 баллга тапшырган
Җәмгыять белеме буенча эшне - җиде, химия буенча 22 кеше югары баллга башкарып чыккан.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанның 30га якын чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИны йөз баллга язып чыкты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге ике фән буенча имтиханнар 16 июльдә узды. Татарстанда җәмгыять белеме буенча БДИны 6,2 меңнән артык кеше тапшырган, шуларның 984е 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Эшне иң югары бәягә җиде кеше язган. 42 баллга минималь чикне 459 катнашучы уза алмаган.
Химияне Татарстанда 2,6 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 22 катнашучы максималь балл җыйган, 476 укучы үз эшләре өчен югары баллар алган. Шул ук вакытта 376 катнашучы 36 баллга минималь чикне уза алмаган.
Россиядә 16 июльдә химия буенча 81 мең кеше имтихан тапшырган, бу узган ел белән чагыштырганда 10,6 меңгә кимрәк. Җәмгыять белеме буенча БДИны 292,7 мең кеше (2019 елга караганда 31,2 меңгә кимрәк) тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз