news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 40тан артык авыл мәктәбен ел ахырына кадәр яңадан җиһазландырачаклар

2022 елга кадәр республикадагы тагын 161 белем бирү учреждениесенең матди-техник базасын яңартачаклар.

Татарстанда 40тан артык авыл мәктәбен ел ахырына кадәр яңадан җиһазландырачаклар
mon.tatarstan.ru

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Быел Татарстанда 42 авыл мәктәбенең матди-техник базасын яңартачаклар. Яңадан җиһазландыру «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Бүгенге көн мәктәбе» төбәк проекты буенча үткәрелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 елга кадәр республикада тагын 161 белем бирү учреждениесен техник яктан яңадан җиһазландырачаклар. Әлеге максатларга 46,9 миллион сум акча каралган, шуның 38 миллионы – федераль казнадан, 8,9 миллионы төбәк бюджетыннан бүленәчәк.

«Моннан тыш, адаптив белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту күздә тотыла», - диелә республика министрлыгы хәбәрендә.

Быел ике шундый мәктәпне, 2024 елга кадәр тагын 20 объектны яңадан җиһазландырачаклар. Әлеге максатларга 15,6 миллион сум акча каралган, шуның 12,6 миллионы – федераль казнадан, калган 3 миллионы төбәк бюджетыннан бүленәчәк.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешендәге 12 юнәлешне («Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите») колачлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100