news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда укытучылар өчен һөнәри осталыкны арттыру үзәкләре ачылачак

Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында оештырылачак.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Быел Казанда ике яңа белем бирү үзәге (укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру, шулай ук педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү) ачылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында оештырылачак.

Үзәкләрнең берсендә укытучылар, шул исәптән онлайн-белем бирү ярдәмендә, үзләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә алачак.

Яңа үзәкләр ачу ярдәмендә алты елдан соң Татарстан Республикасындагы мөгаллимнәрнең һәр икенчесе мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше буенча илкүләм системага җәлеп ителәчәк.

«Чараны гамәлгә ашыруга 86,4 миллион сум акча каралган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Аның 70 миллионы – РФ казнасыннан, 16,4 миллионы ТР бюджетыннан бүленәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100