news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 коронавирусы кисәкчекләренең суда күпме яшәве билгеле булды

Кайнаган суда вирус тулысынча юкка чыга, хлорланган суда исә яшәүгә сәләтлелеген югалта.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Коронавирус кисәкчекләренең 90 проценты бүлмә температурасындагы суда - 24 сәгать, ә 99,9 проценты 72 сәгать эчендә һәлак була. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорга сылтама белән хәбәр итә.

Тикшеренүне «Вектор» үзәгендә үткәргәннәр. Үзәк хезмәткәрләре ачыклаганча, хлордан чистартылган яки диңгез суында вирус үрчемәсә дә, яшәүгә сәләтлелеген сакларга мөмкин. Коронавирусның үз активлыгын югалту срогы турыдан-туры суның температурасына бәйле.

Кайнаган суда вирус тулысынча юкка чыга, хлорланган суда исә яшәүгә сәләтлелеген югалта.

news_right_1
news_right_2
news_bot