news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 1 сентябрьдән мәктәпләрдә уку форматы турында сөйләде

«Башлангыч сыйныфлар мәктәпкә йөрер. Хәлләр бик катлаулы булган очракта да, бу сыйныфлар ябылмады», — ди Владимир Путин.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген туры эфир вакытында мәктәпләрдә 1 сентябрьдән дистанцион укыту кертелү-кертелмәве турында сорауга аңлатма бирде.

Владимир Путин яңа уку елындагы белем алу форматы турында әлегә төгәл карар булмавын әйтте. Шулай да башлангыч сыйныфлар гадәти режимда укый алачак.

Мәскәү мәктәбе укучысы Саша Максимов Президентка сорау бирде. «Ике айдан яңа уку елы башлана. Әйтегез әле, без аны кайда каршы алачакбыз: парта артындамы, әллә өйдәме?» — диде ул

Дәүләт башлыгы бүген бу сорауга төгәл җавап булмавын әйтте. Бу — илдә коронавирус белән бәйле вазгыятенә бәйле.

«Башлангыч сыйныфлар мәктәпкә йөрер. Хәлләр бик катлаулы булган очракта да, бу сыйныфлар ябылмады. Уку процессы аларда гадәти режимда оештырылачак», — дип җавап бирде аңа Владимир Путин.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән унсигезенче тапкыр туры элемтә уза. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100