news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы уку елын 1 сентябрьдән традицион форматта башларга планлаштыра

Мәктәпләрдә уку процессын оештырганда санитар-эпидемиологик саклану чаралары көчәйтеләчәк.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елын 1 сентябрьдән традицион форматта башларга планлаштыра. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» каналы эфирында әйтте.

«Балалар мәктәпкә барачак, без моңа әзерләнәбез. Балалар үзләре дә әзерләнә, алар мәктәпне сагынган. Укытучылар да әзерләнә, алар үз укучыларын күрергә тели. Әлбәттә, вазгыятьне исәпкә алып, без эпидемиологик саклану чараларын көчәйттек. Бүген бу эш төбәкләр белән башкарыла», — диде Сергей Кравцов.

Россия төбәкләрендәге, шул исәптән Татарстандагы мәктәпләр дә Covid-19 аркасында 6 апрельдән дистанцион укытуга күчте. Республикада уку елы май ахырында тәмамланды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot