Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары 50 млн сум алды

Конкурста 102 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе катнашты

 (Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары 50 млн сум алды. Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында грантлар тапшырылды.

1 млн сум күләмендә грантлар мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә “Киләчәк” 2010-2015 елларга ТР да мәгариф стратегияләре кысаларында өченче тапкыр тапшырыла. Грантлар балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчаларына бирелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты вәкилләре кергән конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәр һәм районнарга чыгып урыннарда балаларның рус һәм татар телләрен белүләрен тикшергән. Конкурста катнашучылар шәһәр һәм районга барган көнне, жирәбә салу нәтиҗәсендә, сайлап алынган. Конкурста барлыгы 120 балалар бакчасы катнашкан, 50 се грант алган.

Бүген республиканың иң яхшы 20 мәктәпкәчә учреждениесе “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру” конкурсында җиңгән өчен 500 мең сум грант алды.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республикада балалар бакчаларының матди-техник базасын ныгыту өчен күп эш башкарыла, дип билгеләп үтте. “Соңгы өч елда Татарстан балалар бакчаларында 36 мең чамасы урын булдырдык, быел 72 яңа балалар бакчасын файдалануга тапшырабыз”, - дип сөйләде ул. – Федераль бюджеттан 700 млн сум алабыз, ә республика бюджетыннан – 5 млрд сум чамасы”.

Узган ел 10 балалар бакчасында ремонт үткәрелде, быел ремонт күбрәк мәктәпкәчә учреждениедә үткәреләчәк, дип белдерде министр. “Бу мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча соңгы ел. Киләсе елдан балалар бакчаларында капиталь ремонт тулы күләмдә үткәреләчәк, диде Татарстан Президенты”, - дип белдерде ул.
Министр Татарстан балалар бакчаларында 185 мең бала тәрбияләнә, 3 меңгә якыны хосусый бакчаларда булуын искәртеп үтте.

Киләсе елда иң яхшы билингваль балалар бакчасы конкурсын дәвам итү планлаштырыла, диде Э.Фәттахов. “Әгәр ниндидер проект уңай нәтиҗә бирә икән, без аларны дәвам итәчәкбез”, - дип ассызыклады ул.

Киләсе елда “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру” конкурсы гранты күләмен арттырырга һәм балалар бакчасына бәя бирү не төгәл билгеләү зарурлыгын билгеләп үтте министр.

“Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы бердәм эксперт комиссиясе аша беренче тапкыр югары категория буенча аттестация үткәрдек. Укытучыларның 45 проценты һәм тәрбиячеләрнең 75 проценты югары категорияне раслый алмады. Бу фактор безне сагаерга мәҗбүр итә. Шуңа күрә тәрбиячеләрнең квалификацияләрен күтәрү өстендә эшләргә кирәк”, - диде Э.Фәттахов.

Шулай ук бүген билингваль укыту буенча иң яхшы тәрбиячеләр билгеләнеп үтелде.