Булачак кино сәнгате белгечләре өчен 1 июльдән әзерлек курслары эшлиячәк

Имтиханнар 16 июльдән башлана, абитуриентлар 3 тур узгач, соңгы иҗади конкурс 26 июльдә үткәреләчәк

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Быел 1 сентябрьдән башлап Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык иҗаты бүлегендә нәфис, документаль, реклама фильмы режиссерлары, кино һәм телевидение әдәби хезмәткәрләре, кинодраматурглар әзерли башлыйлар. Әзерлек курсларында исә абитуриентларны кинематография тарихы, кинодраматургия һәм кино режиссурасы белән таныштыралар, шулай ук гамәли дәресләр дә каралган. Курсларда иҗади конкурска дигән эшләр буенча эшлекле тәкъдимнәр бирү дә күздә тотыла.
ТР Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, булачак кинематографистлар өчен имтиханнар 16 июльдән башлана. Актерлык, ритмны тою кебек сәләтләрен күрсәтү өчен, абитуриентларга бирелгән темага әдәби этюд язарга (1 нче тур), телдән собеседование (2 нче тур) үтәргә кирәк булачак. Рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ нәтиҗәләре буенча конкурс (3 нче тур) узгач, соңгы иҗади конкурс 26 июльдә булачак.
Шунысын да искәртик: имтихан алучылар арасында тәҗрибәле педагог, яңа курсның мастеры, режиссер һәм кинодраматург Эдгар Бартенев та бар. Ул Россия Кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы,  ВГИКта кинодраматургия буенча читтән торып белем алган, 2001 елда сценаристлар һәи режиссерларны әзерли торган Югары курслар тәмамлаган. Канн кинофестивале резиденты, Санкт-Петербург документаль фильмнар студиясе режиссеры, Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кино-фотосәнгать кафедрасы укытучысы буларак та мәгълүм ул.
Укырга керү мәсьәләсендә кызыксындырган сораулар белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кабул итү комиссиясенә (843) 277–59–17 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.