news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана

Эпидемиологик вәзгыять тотрыклануга бәйле рәвештә, кабул итү тынычрак режимда булыр дип көтелә.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак, ул узган елгыга караганда тынычрак узар дип көтелә. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

«Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланачак, 29 июльдә, документларны кабул итү тәмамлана, 17 августта — югары уку йортларына керүгә бәйле барлык процедуралар төгәлләнә», — диде министр.

Ведомство башлыгы быел кабул итү кампаниясе, эпидемиологик вәзгыятьне тотрыкландыруга бәйле рәвештә, тынычрак режимда узачак, дип саный. Шул ук вакытта, узган ел сынау узган барлык яңалыклар, шул исәптән документларны читтән торып тапшыру да кулланылачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot