news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 11 сыйныф укучыларының йомгаклау иншасы нәтиҗәләре билгеле булды

Укучылар нәтиҗәләрне үз мәктәпләрендә белә ала.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда 11 сыйныфларда йомгаклау иншасы (изложение) нәтиҗәләре билгеле булуы турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Йомгаклау иншасын барлыгы 16 102 унберенче сыйныф укучысы язды; «зачет» һәм, димәк, дәүләт йомгаклау аттестациясенә 16 046 кеше кертелде, «незачет» алучылар саны — 56. Изложениены 248 укучы язган, «зачет» һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү рөхсәтен бөтен кеше алган.

Үз эшенең нәтиҗәсен унберенче сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә белергә мөмкин.

Унберенче сыйныф укучыларының күбесе (9 245 кеше) «Нинди кешене хаклы рәвештә герой дип атарга мөмкин?» темасын сайладылар, ә «Үзгәрешләр чорында кешеләрнең әхлакый сыйфатлары ничек ачыла?» темасын бер генә кеше сайлады.

Рособрнадзорның 2021 елның 26 апрелендәге 01-116/10-01 номерлы хаты нигезендә 5 майның резерв көнендә йомгаклау иншасын (изложениены) үткәрү 2021 елның 12 маена күчерелә.

Өстәмә вакытларда — 2021 елның 12 маенда һәм 19 маенда — инша язу өчен «биек начар» яки аны төп срокта нигезле сәбәп белән яза аламаган һәм моны документлар белән раслаган чыгарылыш укучылары яза алачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100