news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары 11 майга кадәр ял итәчәк

Көллият һәм югары уку йортлары студентлары 6, 7 һәм 8 майда укуларын дистанцион режимда дәвам итәләр.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан укучылары 11 майга кадәр укымаячак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк, — диелә министрлык хәбәрендә. - 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли».

Көллият һәм югары уку йортлары студентлары 1 майдан 5 майга кадәр ял итә, ә 6, 7 һәм 8 майда укуларын дистанцион режимда дәвам итәчәк. Моннан тыш, алар өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.

Элегрәк «Татар-информ» Россия Президенты Владимир Путин эшләми торган көннәрне 11 майга кадәр (ул көнне дә кертеп) озайтуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100