news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ студентларын апрель аенда тулай торак өчен түләүдән азат иткәннәр

Изоляция вакытында өйләренә әти-әниләре янына кайтып китә алмаган чит ил студентлары тулай торакта яши.

КФУ студентларын апрель аенда тулай торак өчен түләүдән азат иткәннәр
tatarstan.ru

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУ студентларын апрель аенда тулай торак өчен түләүдән азат иткәннәр. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров туры эфир барышында әйтте.

«Күп кенә студентлар коронавирус белән бәйле чикләүләр чорында эш урыннарын югалтты. Бу аларның керемендә, уку өчен түләүләрендә дә чагылыш тапты, шуңа күрә апрельдә аларны тулай торак, коммуналь  хезмәтләр өчен түләүдән азат иттек. Дөрес, моның нәтиҗәсендә университет та 7 млн сум акчасын югалтты, дөресрәге, шулкадәр акча кермәде», — диде.

Илшат Гафуров сүзләренчә, изоляция вакытында өйләренә әти-әниләре янына кайтып китә алмаган чит ил студентлары тулай торактан чыгарылмаган. «Аларның май бәйрәмнәрендә дә монда калуы һәм уку елын төгәлләве хәерлерәк», — диде ректор.

news_right_1
news_right_2
news_bot