КФУ студентларга һәм чыгарылыш укучыларына Covid-19га бәйле ярдәм программасы эшли

Татарстан Президенты Икътисад министрлыгына һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына университет белән бергә программа эшләргә кушты.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университеты коронавирусның югары уку йортына йогынтысын йомшарту өчен чаралар программасын эшләячәк. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров турыдан-туры элемтә вакытында белдерде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына университет белән бергә хәзерге вазгыятьне җиңеләйтүче чаралар программасын эшләргә кушты», — дип сөйләде Гафуров.

Югары уку йорты ректоры билгеләп үткәнчә, программа университетның үзенә генә түгел, ә аны тәмамлаучыларга да ярдәм итү чараларын күз алдында тота. «Югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү системасы бу уку елында 50 меңнән артык кеше укытып чыгарырга тиеш. Алар күп кенә оешмаларда барган кыскартуларны исәпкә алып, эш табарга тиешле яшь актив кешеләр. Вакыйгалар алга таба ничек үсәчәге билгеле түгел. Шуңа күрә без алдан ук үсешнең төрле сценарийларын эшләргә телибез, шул исәптән безнең университет өчен дә», — дип өстәде ул.

Гафуров сүзләренчә, белем бирү программалары да «мондый режимда озак эшләргә мөмкин булсын өчен» әзерләнә. «Киләчәктә кризис күренешләре кабатланган очракта билгеле бер тәкъдимнәр булдырырбыз дип өметләнәм. Аннары бу кризис үзенчәлекле - без аның күпме дәвам итәчәген, вакцина уйлап тапканга кадәр бу вазгыятьнең ничек кабатланачагын белмибез», - дип искәртте ул.