news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабуганың педагогик коллективлары фестивальдә үзләренең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте
Алабугада педагогик коллективларның беренче ачык фестивале узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Алабуга, 30 апрель, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада педагогик коллективларның беренче ачык фестивале узды. Фестивальдә шәһәр мәктәпләренең педагогик коллективлары үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлеген күрсәтте.
Чараның максаты – үзара хезмәттәшлекне ныгыту, формаль булмаган шартларда аралашу, шулай ук укытучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм тормышка ашыру. “Мәктәп – ул дәресләр һәм тәнәфесләр, укыту планы һәм ата–ана җыелышлары гына түгел. Ул – зур иҗади рухлы, олы талантка ия мөгаллим”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Соловьева.
Һәр команда үз уку йортының үзенчәлекләрен ачты. Өстәвенә, моны гадәти булмаган формада эшләделәр. Укытучылар үз эшчәнлекләре хакында сөйләде, такмаклар әйтте.
Шәһәрнең педагогик коллективлары арасында 4 нче гимназия командасы беренче урынны яулады. Аларга 3 мең сумлык сертификат тапшырдылар. 10 нчы мәктәп командасы – икенче, 9 нчы мәктәп вәкилләре өченче урынга лаек булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot