news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәктәбендә башкорт телен өйрәтә башлыйлар

11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры сүзләренчә, хәзерге вакытта балаларның 66 проценты татар телен укый.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Чаллының 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә башкорт телен өйрәнә торган сыйныфлар оештырылачак. «Челнинские известия» газетасы хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән биредә «Туган тел һәм әдәбият» фәне кысаларында башкорт теле укытыла башлаячак.

Мәктәптә бер кабинет әлеге предметны өйрәнү өчен махсус җиһазландырылган.

Белем бирү учреждениесе директоры Елена Мосолкова сүзләренчә, I һәм II сыйныф укучыларының әти-әниләре теләк буенча рус, татар яки башкорт телләрен сайлый ала. Хәзерге вакытта 11нче мәктәптә укучыларның 66 проценты татар телен өйрәнә.

Мәгариф учреждениесе Башкортстан һәм Татарстан республикалары Хөкүмәте арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында база мәктәбе буларак билгеләнгән.

«Ата-аналар гариза язарга тиеш һәм яңа уку елыннан мәктәптә башкорт теле укытыла башлаячак. Бездә башкорт телен белгән бер укытучы бар», - ди Елена Мосолкова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100