news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск мәгариф оешмаларының дистанцион укуга күчү әзерлеген тикшерделәр

Менделеевск мәгариф оешмаларының әлеге күчүгә әзерлеген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов бәяләп китте.

Менделеевск мәгариф оешмаларының дистанцион укуга күчү әзерлеген тикшерделәр
mendeleevskyi.ru

(Менделеевск, 30 март, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары», Евгения Кожевника). Менделеевск укучылары дистанцион укыячак. Студентлар мондый форматта белем ала инде. Район мәгариф оешмаларының мондый уку алымына әзерлеген тикшерделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Менделеевск мәгариф оешмаларының әлеге күчүгә әзерлеген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов бәяләде. 3нче мәктәптә аңа ресурсларны күрсәттеләр һәм дистанцион укуның ничек алып барылачагын сөйләделәр.

Яңа форматка күчү укытучыларга эшне бераз арттыра, ләкин, мәктәп директоры Евгений Ямщиков фикеренчә, бу яңа сервисларны тиз арада үзләштерү кирәклеге белән бәйле.

Җитәкче сүзләренчә, мондый алым белән укуның үз өстенлекләре бар. Мәсәлән, реаль вакытта һәр конкрет укучыга күбрәк вакыт бирелә.

«Сораулар туачак, билгеле. Әмма безнең барысын да тестлаштырырга вакыт булачак. Укытучылар моның белән мәшгульләр. Уңай ягы шунда, балалар хәбәрдар һәм әлеге вакыйгаларга әзер», дип аңлатма бирде министр.


news_right_1
news_right_2
news_bot