news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда компьютеры һәм интернеты булмаган укучыларны телефон аша укытачаклар

Якынча мәгълүмат буенча, Татарстан башкаласында укучыларның 97,7 проценты дистацион укырга әзер.

Казанда компьютеры һәм интернеты булмаган укучыларны телефон аша укытачаклар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казанда техник сәбәпләр буенча дистанцион укырга мөмкинлеге булмаган укучылар өчен оффлайн җайланмалар яки телефон ярдәмендә дәресләр оештырырга планлаштыралар. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясендә иртәнге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә һәм гражданнарны саклау мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

«Өйдә техник мөмкинлекләре булмаган балаларны укытуны оештыру буенча сорау туа. Компьютер һәм планшетлар булмау, интернет начар эшләү очраклары турында сүз бара. Каникуллар тәмамланганчы төрле ысулларны эшлибез, шул исәптә оффлайн җайланма яки укытучы белән телефон аша дәрес алып бару ысулы да карала», — дип ачыклык кертте ул.

Якынча мәгълүмат буенча, Татарстан башкаласында укучыларның 97,7 проценты дистацион укырга әзер. Калганнарны, ә бу 3,2 мең баланы кече төркемнәрдә яки шәхси план буенча укыту таләп ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100