news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нефтекама шәһәрендә татар телен тирәнтен өйрәтә торган күптелле мәктәп ачылды

Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, 2024 елга Башкортстанда күптелле мәктәпләрнең саны 24кә җитәчәк.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә татар телен тирәнтен өйрәтә торган күптелле мәктәп ачылды.

«Нефтекама шәһәрендә күптелле мәктәп ачтык. Аның төп үзенчәлеге – татар телен тирәнтен өйрәтүдә. Җиде ел буе әлеге бинаны ничек файдалану турында баш ваттык, ул ярымҗимерек хәлдә иде. Без аны реконструкцияләдек, төзекләндердек, иң яңа җиһазлар урнаштырдык. Асылда, Нефтекама шәһәре һәм якын-тирә районнардагы мәктәп укучыларына шөгыльләнү өчен иң яхшы шартларның берсен тудырдык.

Алга таба хәрәкәт итәбез. 2024 елга республикада 14 күптелле мәктәп ачылачак (аларның дүртесе эшли инде). Аларда сыйфатлы белем, өстәмә күнекмәләр бирәчәкбез һәм Башкортстанның киләчәген формалаштырачакбыз», - дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100