news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесенә 1 сентябрьдән өстәмә акча түли башлаячаклар

Федераль бюджеттан республика өчен әлеге максатларга 1 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесенә 1 сентябрьдән өстәмә акча түли башлаячаклар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Нурмәтова). Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. Хезмәт хакына 5 мең сум күләмендәге өстәмә акчаны 1 сентябрьдән Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесе алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Федераль өстәмәләрне исәпкә алып, шәһәр мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләренә аена – 8 мең, авылдагыларга исә 6,5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

Бүгенге көндә Татарстанда шәһәр мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре республика бюджетыннан өстәмә акча ала инде. Аның күләме аена – 3 мең, авылда исә, сыйныфтагы балалар санына карап, 1,5 мең сум тирәсе тәшкил итә. Сыйныф җитәкчеләренә югарыда санап үтелгән түләүләрнең барысы да сакланачак, дип искәрттеләр министрлыкта.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында киләсе уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә өстәмә акча түли башлау бурычын куйган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100