news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Әлмәттә «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе ачыла

Проектның бәясе якынча 2,2 млрд сумга төшкән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәтнең «Алсу» микрорайонында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы төзелеше бара. Аны агымдагы елның 4 сентябрендә төзи башлаганнар.

«Бик зур проект, аны төзү мәсьәләсе турында озак уйланылды. Хәзер төзүчеләр булачак бинаның монолитын күтәрә. 2022 елның гыйнварында эчке эшләрне башлау өчен яңа бинага җылылык бирергә планлаштыралар», — дип сөйләде муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов журналистлар белән узган йомгаклау матбугат конференциясендә.

Барлык төзелеш эшләре дә график буенча алып барыла. 25 мең квадрат метр мәйданлы яңа мәктәп 1 224 укучыга исәпләнгән. Лицейта сыйныф бүлмәләре, ике бассейн, 500 урынлы ашханә, ике спорт залы, төрле кабинетлар, озынайтылган көн төркемнәре өчен бүлмәләр була.

Проект бәясе чама белән 2,2 млрд сумга төшкән. Яңа мәктәпне 2022 елның 20 августына ачарга җыеналар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100