news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елгы Бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрендә җитди үзгәрешләр булмаячак

Мәгариф министры Сергей Кравцов журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

2021 елгы Бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрендә җитди үзгәрешләр булмаячак

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елгы Бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрендә җитди үзгәрешләр юк. Мәгариф министры Сергей Кравцов журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча зур программа алып бара. Анда шул исәптән быелгы Бердәм дәүләт имтиханнарында булачак биремнәрнең үрнәкләре дә бар», - диде Сергей Кравцов.

Аның сүзләренчә, 2021 елгы биремнәрнең барлык демоверсияләре дә 2020 елның сентябрендә үк Федераль педагогик үлчәнешләр институты сайтында дөнья күргән иде.

Шунысын да искәртик: элегрәк билгеле булганча, Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру гамәлдән чыгарылачак. Бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр югары уку йортларына керергә җыенучылар гына тапшырачак. Өстәмә чор – 12-17 июль. Вузга кермәүчеләр 24-28 май көннәрендә рус теле һәм математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыра. Бу – мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасы.

2021 елда математика буенча база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100