ТДГПУ “Илһамлы каләм” конкурсына иҗат җимешләре көтеп кала

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге өлкән сыйныф укучылары арасында конкурс оештыра
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, республика гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында “Илһамлы каләм” иҗат эшләренә конкурс үткәрә, дип хәбәр ителә ТДГПУның рәсми сайтында.
Нигезләмәдән күренгәнчә, бәйгегә проза, поэзия, драматургия, публицистика әсәрләре кабул ителә. Конкурсны уздыруның төп максатлары түбәндәгеләр: укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту; татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү; гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, аларга ТДГПУда белем алу мөмкинлеге бирү.
Конкурс ике турда уза. I тур – 2008 елның 25 декабреннән 2009 елның 15 февраленә кадәр; II тур – 2009 елның 15 февраленнән 1 апреленә кадәр. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү – 2009 елның 24 апрелендә.
Конкурста катнашырга теләгән укучылар жюри хөкеменә ирекле темага иҗат ителгән ике (икедән артмасын) әсәр җибәрә. Катнашучылар үз әсәрләрен электрон почтага җибәрә яки университетка китерә ала.
Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр 10 баллы система буенча бәяләнә. Бәяләү түбәндәге критерийларга нигезләнә: иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек; сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре; композицион осталык; авторның үз стилен булдыруы.
Кабул ителгән әсәрләрне бәяләү һәм конкурска нәтиҗәләр ясау ТДГПУда 2009 елның 1 апреленнән 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне бүләкләү ТДГПУ ректоры һәм ТР Язучылар берлеге рәисе тарафыннан расланган жюри карары нигезендә башкарыла. Гран-при бары тик иң югары бал җыючы бер укучыга гына тапшырыла. Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр ТДГПУның татар филологиясе факультетына укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалану мөмкинлегенә ия булачак. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат ТДГПУ сайтында урнаштырылачак. Сайт: www.tggpu.ru
Конкурста иң яхшы дип табылган эшләр ТДГПУ студентларының әсәрләрен туплаган җыентыкка кертеләчәк.
Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат (Кушымта 1) ТДГПУга түбәндәге адрес буенча җибәрелә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2нче йорт, 212 бүлмә. Электрон адрес: litconcurs@yandex.ru
Телефон: 8-905-371-15-71, (843) 293-94-51. Әсәрләр кулъязма вариантта кабул ителми – кәгазь һәм электрон (дискетада яки электрон почта аша) вариантта җибәрелә.