Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сыйныф эше» республика мәгълүмат чаралары бәйгесенә эшләр кабул ителә
Конкурста редакцияләр, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар катнаша ала.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында Мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктырту буенча «Сыйныф эше!» дип аталган бәйге игълан итә.
Министрлык хәбәр иткәнчә, конкурста катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.
Катнашучылардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсешенең юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту таләп ителә, эшләр конкурс материалларына куелган критерийларга туры килергә тиеш.
Конкурсның жюри составына мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр һ. б. керә.
Эшләр 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр басылып чыгарга яки эфирда урнаштырылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз