Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның алты мәктәбе Россиядә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә кергән
Казанның 131нче номерлы лицее — беренче, КФУның Николай Лобачевский исемендәге лицее өченче урынны алган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның алты мәктәбе Россиядә конкурентлыкка сәләтле мәктәпләр исемлегенә кергән. Бу — 2021 ел өчен RAEX агентлыгы төзегән һәм үз эченә 100 белем бирү учреждениесен алган мәктәп рейтингы исемлегеннән күренә.
«Конкурентлыкка сәләтле мәктәпләрнең өчтән икесе — 35е Мәскәүдә. Топ-100 гә кергән мәктәпләрнең унбере Мәскәү өлкәсендә, унысы — Санкт-Петербург шәһәрендә, алтысы — Татарстанда һәм биш мәктәп - Чиләбе өлкәсендә», — дип яза ТАСС.
Шул ук вакытта рейтинг агентлыгы ел саен мәктәпләре топ-100гә керүче регионнар саны артуын да билгели. 2018 елда Россиядәге мондый субъектларның саны 22 булган, 2019 елда — 24, ә 2021 елда — 27.
Моннан тыш, Идел буе федераль округының иң яхшы егерме мәктәбе арасында Татарстанның мәгариф учреждениеләре аеруча игътибарга лаек. Округ топына республиканың дүрт мәктәбе кергән. Шул ук вакытта Казанның 131нче номерлы лицее — беренче, КФУның Николай Лобачевский исемендәге лицее өченче урынны алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз