«Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә дәресләр башланды

Жюри икенче турга — сыйныф сәгате һәм мастер-класс сынауларына узачак 15 лауреатны билгеләячәк.

(Ростов, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә дәресләр башланды. 

Жюри, дәрес үткәргәндә, мөгаллимнәрнең психологик-педагогик гыйлемлелеген, укуда мотивацияләрне саклап калу осталыгын бәяләячәк. Шулай ук хөкемдарлар укытучыларның һөнәри вазифаларын башкарганда иҗади алымнарына, сөйләм культурасына, нәтиҗәлелегенә игътибар юнәлтәчәк.

Дәресләр үткәрү сынавы ике көн дәвам итә, аннары жюри икенче турга — сыйныф сәгате һәм мастер-класс сынауларына узачак 15 лауреатны билгели. Икенче турдан соң бәйгенең иң яхшы биш призеры сайлана.

Җиңүче 4 октябрьдә Мәскәүдә «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясе сынавы нәтиҗәләре буенча билгеле була. Матбугат конференциясендә призерлар матбугат вәкилләре, педагог, ата-аналар, педагогик уку йортлары студентлары һәм укучыларның сорауларына җавап бирә.

4-10 октябрьдә Бөтенроссия укытучылар атналыгы уза, ул укытучы һөнәрен популярлаштыруга багышланган чараларны үз эченә ала. Педагоглар танылган теле һәм радиопроектларда катнаша. Укытучылар атналыгының кульминация ноктасы Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы була.

«Россиянең ел укытучысы-2021» җиңүчесе 10 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда тантаналы концертта игълан ителә. Аңа төп приз - зур бәллүр пеликан тапшырылачак, шулай ук җиңүче иҗтимагый башлангычта  РФ Мәгариф министры киңәшчесе булачак.