news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия ел укытучысы-2021» бәйгесенең 15 финалисты арасында Татарстан укытучысы бар

83 укытучы арасыннан 15 лауреат сайлап алынды, алар «Мастер-класс» һәм «Сыйныф сәгате» сынауларында көч сынашачак.

«Россия ел укытучысы-2021» бәйгесенең 15 финалисты арасында Татарстан укытучысы бар
Мария Голованованың шәхси архивыннан

(Ростов, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 15 лауреаты исеме билгеле. Алар арасында Татарстан данын яклаучы Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова бар. 

Бу минутларда лауреатларны Ростов на Дону шәһәренең 11 нче лицеенда узган тантаналы чарада игълан иттеләр.

Дүрт көн дәвамында илнең төрле төбәкләреннән 83 укытучы, сигез төркемгә бүленеп, 89 жюри әгъзасы алдында методик остаханә һәм дәрес үткәрү осталыкларын күрсәтте. Иң оста дип танылган 15 лауреат «Мастер-класс» һәм «Сыйныф сәгате» сынауларына узды. 

Жюри вәкилләре укытучыларга мөрәҗәгать итеп, барысының да осталыкларын ассызыклады. «Дүрт көн өчен рәхмәт, бик эчтәлекле булды, бәйрәм бүләк иттегез, үзебез дә күп нәрсәне сездән өйрәндек. Үз эшегезне ничек яратканыгызны күрдек. 21 гасырның чын педагогларын күрдек. Шәһәр һәм авыл арасында аерма юк, бу бит шәп, сез барыгыз да оста мөгаллимнәр», — диделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100