news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Шәйдуллин: Татарстан халыклары турында энциклопедия ике елдан чыгарга тиеш

Тарихчы фикеренчә, татарлар турында мәгълүмат бар, башкорт, мукшы, мордва, мари, удмурт, чуаш халыклары турында мәгълүмат юк диярлек.

Рафаил Шәйдуллин: Татарстан халыклары турында энциклопедия ике елдан чыгарга тиеш
Солтан Исхаков

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин якынча ике елдан Татарстан халыклары турында энциклопедия чыгу мөмкинлеген әйтте.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстан халыклары турында энциклопедистик басма эшлибез. Һәр халыкның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтергә кирәк. Шактый материал тупланды. Китапны эшләгәндә, Татарстанда үзешчән иҗат төркемнәре бик күп, дигән фикер башка килде», — дип сөйләде тарихчы «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. 

Аның фикеренчә, Татарстан халыкларына килгәндә, татарлар турында мәгълүмат бар, башкорт, мукшы, мордва, мари, удмурт, чуаш халыклары турында мәгълүмат юк диярлек. «Булган мәгълүматны системага салып, иллюстрацияләр туплап, бер-ике елдан дөнья күрер», — диде Рафаил Шәйдуллин. 

Әлегә төрле иллюстрацияләр белән кечкенә генә басма әзерләргә уйлаганнарын әйтте. Ашыгып энциклопедия бастырганчы, хаталар китмәсен өчен, шулай эшләргә кирәк, дип саный белгеч. 

«Энциклопедияне аппробациясез чыгарырга ярамый. Казан энциклопедиясен эшлибез хәзер, материалларына аппробация ясар өчен, кечкенә китаплар итеп чыгара башладык. Бер китабы әзер инде. Икенчесен әзерләп бетереп бастырачакбыз, иллюстрацияләр туплыйсы гына калды», — диде.

Мондагы халыкларның гореф-гадәтләре бик күп. Аларның фикерен санга салмыйча чыгарып булмый. Бастырып, казанлыларга таратырга уйлыйбыз. Фикерләрен тыңлап, төрле хаталар китмәсен дип ныклап эшләячәкбез», — дип белдерде Рафаил Шәйдуллин.

Ул былтыр Татарстанга 100 ел тулган елда институт дүрт саллы хезмәт бастырганын да искәртте. «Татарстанның 100 сәяси эшлеклесе» биографик басмасы хезмәтләр арасында иң авыры булган. «Татарстанда хезмәткә кертергә лаеклы кешеләр күп, ләкин 100 кешене генә кертергә ярый иде. Бөртекләп чүпләргә туры килде», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100