news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада башкорт халкының бүгенгесе һәм киләчәге турында гыйльми җыелыш була

1 октябрьдә Бөтендөнья башкорт корылтаеның киңәйтелгән утырышы узачак.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрь көнне Уфада «Россиянең төрки телле мәдәни парадигмасында башкорт халкының урыны» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Анда катнашу өчен Россия һәм якын-тирә илләрдән йөзләгән тюрколог гариза биргән. Галимнәр төрек һәм Россия парадигмасында башкорт халкын үстерүнең төп мәсьәләләре хакында фикер алышыр дип көтелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. 

Биредә XVII гасырдагы этник тәңгәллек билгеләрен, башкорт телен һәм аның диалектларын Lingvodoc платформасы аша өйрәнү темалары күтәреләчәк. Фәнни чарада «Без кем?» соравына аерым җавап эзләячәкләр. Бу этнолог һәм этносәясәтчеләр өчен, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген ачыклау белән бәйле рәвештә, аеруча актуаль. Чөнки илебезнең якын киләчәктәге тулы бердәмлеге нәкъ менә интеркультурализмда күзаллана, диелә әлеге хәбәрдә. 

Конференциядә «Төрки халыкларның телләре, әдәбияты һәм фольклоры: лингвистик һәм социомәдәни аспектлар», «Хәзерге шартларда тарихи хәтернең этнографиясе һәм реконструкциясе», «Башкорт һәм башка төрки халыкларының охшашлыгы динамикасының этносәяси аспектлары» дигән өч секция эшләве планлаштырыла.

Җыелышка Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бәдранов, Башкортстанның Фәннәр академиясе җитәкчесе Әлфис Гаязов һем Башкортстан Республикасының стратегик тикшеренүләр институты директоры Александр Дегтяревның килүе көтелә.

Икенче көнне галимнәр Бөтендөнья башкорт корылтае башкорт халкы тарихы буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100