news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшь галимнәргә Завойский исемендәге премияләрне тапшырдылар

Завойский исемендәге премия 1997 елдан эксперименталь, теоретик һәм гамәли физикада ирешкән зур казанышлар өчен бирелә.

Казанда яшь галимнәргә Завойский исемендәге премияләрне тапшырдылар
kzn.ru

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Казан федераль университетында физика өлкәсендә яшь галимнәр арасында Е. К. Завойский исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Быел премияне Казан федераль университетыннан техник фәннәр кандидаты Артем Александровка «Атом-төш-магнит каротажы приборларын эшләү һәм гамәлгә кертү» проекты өчен тапшырдылар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан федераль университетының физика-математика фәннәре кандидаты Дарья Мельникова «Альфа һәм к-казеиннар мисалында эчке тәртипсез структуралы аксымнарның трансляцион хәрәкәтчәнлеге үзенчәлекләре» проекты өчен һәм Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институтының физика-математика фәннәре кандидаты Джавид Мамедов «Мультифроикларның нечкә пленкаларының магнит үзлекләре» проекты өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Шулай ук финалистлар арасында КНИТУ-КАИдан Василина Фельцингер һәм Анжелика Калеева, Казан федераль университетыннан Дмитрий Иванов бар иде.

Завойский исемендәге премия ел саен күренекле физикның туган көнендә бирелә. Быел 35 яшькә кадәрге галимнәрдән барлыгы 8 гариза тапшырылган. Премиядә катнашучыларның эш темалары актуаль, фәнни әһәмиятле, ә тикшеренү методлары һәм алымнары — яңа булырга тиеш.

Моннан тыш, экспертлар конкрет нәтиҗәләрнең булуын, шулай ук эш нәтиҗәләрен практикада куллану мөмкинлеген бәяләделәр. Шулай итеп, конкурс ярдәмендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча финалга яшь галимнәрнең иң яхшы 6 эше узды.

Завойский исемендәге премия 1997 елдан эксперименталь, теоретик һәм гамәли физикада ирешкән зур казанышлар өчен бирелә. Конкурсның 60 еллык тарихында 60тан артык яшь галим бүләкләнде, аларның күбесенең исемнәре бүген фәнни дөньяда билгеле. Премияне оештыручылар булып Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан федераль университеты һәм Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100