news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин уку елы башланасы көнне игълан итте

Россия Президенты 1 сентябрьдә мәктәп укучылары һәм студентлар укырга барачагын раслады.

Владимир Путин уку елы башланасы көнне игълан итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрь көнне мәктәп балалары һәм студентларның уку йортларына барачагын игълан итте. Ул санитария табибларының таләпләрен үтәү өчен барын да эшләргә өндәде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Владимир Путин «Россия 1» каналына интервьюда «1 сентябрьдә мәктәп балалары һәм студентлар үз мәктәпләренә һәм уку йортларына барачакмы», дигән сорауга җавап бирде.

«Әйе, әлбәттә. Региональ дәрәҗәдә дә, хакимияттә дә карар кабул ителде. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, санитария табиблары таләпләрен мөмкин кадәр үтәү өчен барысы да эшләнергә тиеш», — диде ул.

Путин битлек кию кайвакыт авыр булуын һәм моны истә тотарга кирәклеген дә искәртте. «Кайвакыт бу авыр. Укытучылар өчен бу җиңел түгел. Без моны аңларга тиеш. Хәзер без битлекләрдә утырсак, безгә җиңел булырмы? 10 минуттан без үзебезне уңайсыз хис итәр идек», — диде Президент.

«Без моны укытучыларга карата да истә тотарга тиеш. Болар барысы да аңлашыла. Ләкин мөмкин булган җирдә һәм мөмкин кадәр кешеләрне санитария табиблары таләпләрен үтәргә өндәп торырга кирәк», — диде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100