news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда прививка ясатмаган ата-аналарга мәктәп линейкасына килүне тыймаячаклар

Түбән Камада 1 сентябрьдә бәйрәмне чикләнгән форматта: бары тик беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре генә чакырылып үткәрү турында карар кабул ителгән.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Түбән Камада мәктәп укучыларының әти-әниләрен социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында барлыкка килгән мәгълүмат борчуга салган. Анда 1 сентябрьдә мәктәп линейкаларына коронавируска каршы вакцинация турында белешмәсе булмаган өлкәннәрне кертмәү турында хәбәр ителгән.

«Татар-информ» хәбәрчесенә прививка ясаткан ата-аналарны гына кертү турындагы мәгълүматны Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә дә, районның матбугат хезмәтендә дә расламадылар.

«Эпидемиологик хәлнең начараюы, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны, шулай ук яшүсмерләр арасында да арту сәбәпле, Түбән Кама муниципаль районының коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы 1 сентябрьдә бәйрәмне чикләнгән форматта: бары тик беренче сыйныф укучыларының әти-әниләрен генә чакырып, үткәрү турында карар кабул итте», - диде ТР Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин.

Район матбугат хезмәтендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә вакытында вакцинация чараларының киңәш характерында булуын искәрттеләр.

Үз чиратында, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе линейкага вакцинация ясаткан ата-аналарны гына кертү турында күрсәтмәләр бирмәде.

«Роспотребнадзор таләпләре узган елдагы кебек булачак. Бу - 1 сентябрь көнне бәйрәмне сыйныфлар яки параллель класслар белән ачык һавада шәхси саклану чаралары — ата-аналар өчен битлекләр кулланып үткәрү. 2021-2022 уку елында респиратор авыру билгеләре булган затларны ачыклау һәм кертмәү максатыннан "иртәнге фильтр" дәвам итәчәк», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә агентлык белән әңгәмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100