news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләде

БДИны җитди сәбәпләр аркасында төп чорда бирү мөмкинлеге булмаса гына укучы билгеләнгән өстәмә вакытка килә ала.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү һәм Covid-19 таралышын булдырмау өчен быел БДИ уздыру процедурасында кайбер үзенчәлекләрне алдан карау планлаштырыла. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханы рус теле, профильле математика, әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан һәм кытай) һәм информатика буенча үткәреләчәк.

«Имтиханда катнашучылар элек бирелгән гаризаларда күрсәтелгән уку предметлары исемлеген үзгәртергә хокуклы. Моның өчен БДИның төп чоры башланырга ике атнадан да соңга калмыйча үз төбәгеңнең Дәүләт имтихан комиссиясенә гариза бирергә кирәк», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Бер фәнгә теркәлгән катнашучылар күп булса, һәм барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, эпидемиологик рекомендацияләрне үтәп, имтиханны резерв көннәренең берсендә үткәрергә мөмкин.

БДИның төп чорының резерв вакытында имтиханга авыру яки башка җитди сәбәп аркасында төп срокта имтиханга килә алмаган укучылар кертелергә мөмкин. Моннан тыш, бу срокларда БДИны аерым фәннәр буенча имтихан үткәрү вакытына туры килгән кешеләр дә тапшыра ала.

БДИны җитди сәбәпләр аркасында төп чорда бирү мөмкинлеге булмаса гына укучы билгеләнгән өстәмә вакытка килә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100