news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе онлайн режимда 27 июньдә узачак

Россия Мәгариф министрлыгы чыгарылыш кичәсен июнь аенда онлайн, ә көз башында традицион форматта бәйрәм итәргә тәкъдим итте.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы 27 июньдә мәктәп тәмамлаучылар өчен онлайн режимда Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе үткәрәчәк. Бу хакта ведомство хәбәр итә.

Министрлык төбәкләргә мәктәпне тәмамлаучыларга багышланган чараларны 27 июнь көнне үткәрергә тәкъдим итте. Илнең барлык төбәкләрен колачлаячак гомумфедераль «Чыгарылыш кичәсе» төп чара булачак. Ел саен үткәрелә торган «Алые паруса» фестивале программаның финал өлешенә керер дип көтелә.

«Вазгыять торышын бәяләп, июнь аенда чыгарылыш кичәсен онлайн билгеләп үтәргә, ә көз башында традицион рәвештә җанлы форматта бәйрәм итәргә киңәш итәбез. Килешәсездер, формаль датасына караганда бәйрәм рухы үзе мөһимрәк бит, шунлыктан сәламәтлекне куркыныч астына куймаска иде», - дип искәртте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Ведомствода әлеге чаралар Сovid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыккан төбәкләрдә узарга мөмкин. Шул ук вакытта Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен дә төгәл үтәргә кирәк булачак.

Моннан тыш, Роспотребнадзор таләпләрен үтәгәндә, чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнан соң, чыгарылыш кичәсен үткәрергә мөмкин булачак. Тиешле күрсәтмәләр илнең барлык төбәкләренә дә җибәреләчәк.

Бу уку елында 700 меңгә якын укучы 11нче сыйныфны тәмамлый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100