news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама укучыларының 100 проценты рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирә

Бердәм дәүләт имтиханы шәһәрнең 9 мәктәбендә бара. Түбән Камага тест бирергә авыл мәктәпләреннән дә килделәр

(Түбән Кама, 29 май, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Каманың берьюлы 9 мәктәбендә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бара. Быел беренче мәҗбүри дәүләт имтиханын муниципаль районнан 1700дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, авыл мәктәпләрендә укучы 332 бала бирә.
Укучыларга тест сорауларына җавап бирү өчен 3 сәгать бирелә. Шәһәрнең мәгариф идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 11 сыйныф укучыларының имтихан эшләрен Казан һәм Мәскәү белгечләре тикшерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot