Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин «Җиңү диктанты» сорауларын кызык дип бәяләде
«Бәлки, кайсыдыр сорауларга дөрес җавап та бирмәгәнбездер. Иң мөһиме — катнашуым, шуның белән без яшьләргә үрнәк булырга тиеш», — дип белдерде министр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Җиңү диктанты» сорауларын кызык дип бәяләде. Бүген ул Казанның 98 нче мәктәбендә шушы диктантны язды.
«Җиңү диктанты» сораулары кызык. Икеләнмичә җавап бирер өчен яңадан бер карап чыгарга кирәк булган икән дип уйладым әле менә. Сорауларга килгәндә, мәсәлән, Муса Җәлилнең өч шигыре бирелгән. Берсе нигезендә дүрт җавап каралган. «Моабит дәфтәре» дигән җавапны сайладым, дөрес дип уйлыйм», — дип сөйләде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Илсур Һадиуллин, шулай ук, яшь белорус партизаннары Марат Казей белән аның сеңлесе, «Дорога жизни», быел Самарада куелачак 179 генералга мемориаль һәйкәл турында сораулар булганын әйтте.
«Бәлки, кайсыдыр сорауларга дөрес җавап та бирмәгәнбездер. Иң мөһиме — катнашуым, шуның белән без яшьләргә үрнәк булырга тиеш», — дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз