news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: 4-7 майда мәктәп һәм бакчаларда дежур төркемнәр ачарга мөмкин

Мәгариф һәм фән министры озын май ялларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары ничек эшләячәген әйтте.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Май бәйрәмнәре арасында — 4-7 майда Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында дежур төркемнәр булачак.

РФ Президенты Указы нигезендә, 4, 5, 6, 7 май көннәре эшләми торган көннәр итеп билгеләнде.

«1-10 майда мәктәпләр эшләми, ләкин башлангыч сыйныфлар өчен дежур класслар ачу ихтыяҗы туса, ачарга була. Ә балалар бакчаларында шушы көннәрдә андый төркемнәр кирәкме-юкмы икәнлеген ачыклыйбыз. Әгәр дә кирәк булса, һичшиксез, әти-әниләр теләсә, республика бакчаларында андый төркемнәр ачачакбыз», — диде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга.

Май бәйрәмнәрендә балалар үзләре дә катнаша, шуңа өстәмә белем бирү түгәрәкләре үз эшләрен дәвам итә ала.

Көллиятләр, югары уку йортларында да 4-7 май көннәре эшләми торган көннәр булып исәпләнә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100