news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм көллиятләр 1 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк

Балалар бакчаларында 4 майдан 7 майга дежур төркемнәр оештырыла.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте май бәйрәмнәрендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм көллиятләрнең эш тәртибе турында хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның май аенда эшләми торган көннәр билгеләү турында» 2021 елның 23 апрелендәге 242 номерлы Указы нигезендә, балалар бакчалары, мәктәпләре һәм көллиятләре 1 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк.

Көллият студентлары һәм мәктәп укучылары 1-10 майда укымый.

Балалар бакчаларында 4 майдан 7 майга кадәр өзлексез цикл предприятиеләрендә эшләүче ата-аналар өчен дежур төркемнәр оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100