news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 сыйныф укучылары өчен контроль эш үткәрү көннәре игълан ителде

Укучылар контроль эшләрне үз мәктәпләрендә язачак.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Рособрнадзор 2021 елда барлык төбәкләрдә узачак 9 сыйныфлар өчен контроль эшләре вакытын игълан итте.

Тикшерүдзр бөтен илдә билгеләнгән бер көндә була. 18 майда биология, әдәбият, информатика һәм ИКТ; 19 майда физика, тарих; 20 майда җәмгыять белеме, химия; 21 майда география, чит телләрдән контроль эшләр узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел сайлап алынган фәннән имтихан булмый. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар урынына контроль эшләр каралган.

Предметлар исемлегендә физика, химия, биология, әдәбият, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец һәм испан), информатика фәннәре бар. 9 сыйныф укучылары үзе сайлап алган бер предмет буенча контроль эш яза, быел ул берничә предмет буенча үткәрелми.

Укучы сайланган предметны күрсәтеп (шул көнне кертеп), үз мәктәбендә 2021 елның 30 апреленә кадәр гариза бирергә тиеш. Шушы вакыт ахырына кадәр кабат гариза биреп, элек сайланган уку предметын үзгәртеп була..

Контроль нәтиҗәсе 9 сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булмаячак, әмма профильле сыйныфларга кергәндә кулланылырга мөмкин. Укучылар контроль эшне үз мәктәпләрендә язачак. Үткәрү һәм тикшерү тәртибе төбәкләрнең мәгариф министрлыклары тарафыннан билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100