Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия ел укытучысы — 2020» бәйгесе финалы Волгоградта һәм Мәскәүдә була
Мәгариф министрлыгында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы үсеше турында фикер алыштылар.
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). «Россиянең ел укытучысы — 2020» Бөтенроссия конкурсы сентябрь — октябрь айларында Волгоград өлкәсендә һәм Мәскәүдә узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурс финалы гадәттәгечә җиңүче регионында үтә. 2019 елда конкурсның төп призын — Зур бәллүр пеликанны — «Долина знаний» 55нче Волгоград мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Арачашвили яулады, шуңа күрә конкурсның йомгаклау этабының бер өлешен Волгоград өлкәсе кабул итәчәк.
Төрле елларда конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар эш төркеме утырышында 2020 елда педагогик ярышның йомгаклау этабын оештыруны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз