Фәйзелхак Ислаев татар тамгалары тарихы турында китап язарга җыена

Бүгенге көнгә кадәр татар тамгалары әле ныклап өйрәнелмәгән өлкә булып кала.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Тарихчы Фәйзелхак Ислаев татар тамгаларының өйрәнелмәгән өлкә булуын һәм бу турыда китап язарга теләве турында «Ком сәгате» тапшыруындагы әңгәмәсендә әйтте.

«Тамгалар татар тарихчылары өчен вак мәсьәлә, кызганыч. Мәгънәсе искитмәле зур булган бу юнәлешне өйрәнү буенча безнең галимнәребез юк дәрәҗәсендә. Башка халыкларның тамгалары өйрәнелгән. Ә татарныкы читтә калган, чөнки үзләре игътибар итмәгән. Ислам дине буенча тамгаларга мәҗүсилек дип караганнар, ахрысы. Шуңа гарәпчә язмыйча тамга салган кешене кимсеткәннәр дә», — дип сөйләде тарихчы Фәйзелхак Ислаев.

Тарихчының сүзләренә караганда, ул моңа күптән игътибар итә башлаган һәм шактый гына зур коллекция — 10 меңгә якын тамга туплаган. Бу темага шактый гына мәкаләләр дә язган.

«Документлардан күренгәнчә, XVIII гасырның ахырына кадәр тамга салынган. Бу инде нәселнең билгесе булган, имза урынына куелган. Тамгалар белән бергә аларның атамаларын да җыйдым. 2000 елларда башлаган хезмәтемә яңадан әйләнеп кайтып, эшләп бетереп, бастырып чыгарып булмас микән, дигән өметем бар», — дип үзенең планнары белән бүлеште галим.