news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортына керергә җыенмаучы укучылар өчен имтиханнар май азагында була

XI сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүнең төп вакыты 24-28 майга планлаштырылган.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел югары уку йортына керергә җыенмаган XI сыйныф укучылары өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнары 24-28 майда узачак.

«XI сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүнең төп вакыты 24-28 майга планлаштырылган», — диелә РИА Новости агентлыгының Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәрендә.

Расписаниедә шулай ук рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүнең өстәмә сентябрь чоры да (2021 елның 3-17 сентябре) каралган. Ул билгеләнгән вакытта имтихан тапшырмаган укучыларга аттестат алырга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100