news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен контроль эшләр көне билгеле

Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен үзләре сайлаган предметлардан контроль эш язачак.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен контроль эшләр көне билгеле
Михаил Захаров

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен укучылар үзләре сайлаган предметлар буенча контроль эшләр 17-21 майда узачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, чыгарылыш сыйныф укучыларына контроль эшләрне дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә торган предметлар буенча үзләренә сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Алар түбәндәгеләр: физика, химия, информатика, биология, тарих, география, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан), җәмгыять белеме һәм әдәбият.

«Контроль эшләр дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры башланганчы Роспотребнадзор тәкъдим иткән расписание буенча 2021 елның 17 маеннан 21 майга кадәр үткәреләчәк», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot